Лениногорскиның 13 нче мәктәбендә «Без куркынычсызлык өчен» конкурсы үткәрелде (+фотолар)
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскиның 13 нче мәктәбендә «Без куркынычсызлык өчен» конкурсы үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның 13 нче мәктәбендә балалар белән әти-әниләр катнашында «Көзге каникуллар» профилактик чара кысаларында «Без куркынычсызлык өчен» конкурсы үткәрелде.

Балалар әти-әниләре белән бергә җитезлек, сабырлыкта гына сыналмады, ә юлда һәм урамда куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар. 

Лениногорск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова әти-әниләргә балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, һәрдаим кабатлап торырга киңәш итте һәм конкурста катнашучыларга бүләкләр бирде.

Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова.

 

 


Нет комментариев