Лениногорскиның 20 нче балалар бакчасында «Юл әлифбасы» чарасы узды
Юл йөрү кагыйдәләре буенча
Лениногорскиның 20 нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мөһим чара — «Юл әлифбасы» узды. Балалар уен формасында светофор сигналлары, юл билгеләре һәм урамны имин кичү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде, шәһәр мохитендә игътибарның һәм саклыкның мөһимлеген искәртте.
Балаларны «яшь җәяүлеләр» сафына рәсми керүләре белән котлады һәм һәр тәрбияләнүчегә файдалы бүләк — юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге әзерләгән өйрәтү дәфтәрләре тапшырды. Бу пособиеләр балаларга алган белемнәрен өйдә һәм бакчада җиңел - кызыклы формада ныгытырга ярдәм итәчәк.
Мондый очрашулар кечкенәдән үк юлда үз-үзеңне җаваплы тоту культурасын формалаштырырга һәм балалар травматизмын булдырмаска ярдәм итә.
Фото автоинспекция бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев