Лениногорскиның 7 нче мәктәбендә юл иминлегенә багышланган очрашу
Профилактика эше.
Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева мәктәп укучыларына кышкы чорда юлларда, урамда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәүнең мөһимлеге турында аңлатты. Шулай ук урамда уйнаганда , тау шуганда да аларны онытмаска кирәклеген ассызыклады.
Әлеге чарада 7 нче мәктәпнең барлык укучылары да катнашты.
Очрашу барышында укучыларга юл йөрүнең төп кагыйдәләре һәм кышкы чорда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында сөйләштеләр.
Анастасия Михайловна тюбингларның куркыныч булуына аерым игътибар бирде. Ул «ватрушки» бөтенләй идарә ителми һәм әгәр очраклы рәвештә барлыкка килгән тау машина юлына барып тоташса, зур фаҗигагә сәбәп булырга мөмкинлеген аңлатты.
Мондый очрашулар балаларда саклык күнекмәләрен ныгытырга һәм юлда имгәнүләрне булдырмаска ярдәм итә.
Фото: автоинспекция бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев