Лениногорскиның «Яшьлек» паркында яшь велосипедчылар, самокатчылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Сак булу кирәк.
Лениногорскиның “Яшьлек” паркында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учрежениесенең Лениногорск профилактика бүлеге яшь велосипедчылар һәм самокатчылар өчен профилактик чара уздырды.
Әлеге чарага Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм Форпост оешмасы да кушылды.
Лениногорск профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы яңалыкларны сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген исләренә төшереп, тормыштан алынган мисаллар белән нәтиҗә ясады. “Яшьлек” паркында самокат һәм велосипедта йөрүче яшүсмерләр, балалар бик күп. Шунлыктан аларга кагыйдәләрне искә төшерү мөһим эш. Бу экстрим-паркта самокатлар белән йөрү өчен махсус урыннар булса да, кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Чара ахырында балаларга яктылык кайтаргыч элемент һәм имин йөрү өчен белешмәлек алды.
фотолар: Эльвира Кирдяновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев