Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск кешесенең юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча шикаяте канәгатьләндерелмәде

Лениногорск суды лениногорскилының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен үзенә карата беркетмә төзүләренә каршы шикаятен карады.

 Автомобиль руле артында утыручы С. светофорның кызыл төс белән янып торуына карамыйча  гына юлын дәвам иткән, шул рәвешле ул юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Моның өчен ир-атка 1 мең сум штраф билгеләгәннәр, әмма С. моның белән килешмәгән. Суд утырышында автомобиль йөртүче асфальтның  тайгак булуы аркасында туктап калырга өлгермәвен белдергән.

Ә асылда эш болай булган: 7нче октябрь көнне иртәнге сәгать 8дә  Гагарин-Куйбышев урамнары чатында С. идарә иткән автомобиль светофорның тыюлы сигналына узып киткән һәм икенче бер җиңел машинага килеп бәрелгән. Гаепләнүченең  сүзләре буенча, светофорның сары уты ул юл чатын кисеп чыга башлаган вакытта ук кабынып киткән. Ир-ат һәлакәткә башка машина йөртүчене гаепләгән: “Икенче машинаның йөртүчесе башкарылган маневрның куркынычсызлыгына инанмыйча торып алга ыргылды, нәтиҗәдә  минем автомобильне бәрдерде”, - дигән.

Суд урам камералары төшергән  видеоязмаларны карап, тикшергәннән соң, С. ның шикаять гаризасын кире какты.

Материаллардан  күренгәнчә, икенче автомобиль йөртүче рөхсәт итүче яшел утка хәрәкәт иткән.

Шикаять белдерүчене Россия Федерациясе Административ кодексы 12.12 маддәсенең 1 өлеше - светофорның кызыл сигналына хәрәкәт иткән яки юл хәрәкәтенең тыючы сигналларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту карары  үз көчендә калды,  С.ның шикаяте  канәгатьләндерелмәде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев