Лениногорскиның Садриев-Чайковский урамнары киселешендә юл һәлакәте булды
Бала бәрдергәннәр.
Шәһәрнең Чайковский урамыннан баручы машина 2017 нче елгы баланы бәрдергән.
Лениногорск автоинспекциясенән алынган мәгълүмат буенча,
Садриев урамыннан килүче бала Чайковский урамының икенче ягына чыгарга җыенган, әмма моның өчен җир асты юлын да (подземный переход), җәяүлеләр өчен булган күперне дә сайламаган, тиешсез урында турыга йөгереп чыга башлаган.
Нәтиҗәдә баланы машина бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алган бала Чаллы хастаханәсенә озатылган.
фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев