Лениногорскиның Садриев урамы 27 нче йорты каршында юл-транспорт һәлакәте булган
Сак булыгыз юлларда.
Шушы елның 24 нче ноябрендә 2006 елда туган Kia Rio автомобилен йөртүче, Садриев урамыннан Лермонтов урамына борылганда җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә 2013 елгы баланы бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың уң аягының оча-бот сөяге ярылган. Зыян күргән җәяүле тиешле ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч рәвештә Чаллы шәһәренең медицина учреждениесенә китерелгән.
Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүләрен узганда, бигрәк тә торак йортлар һәм мәктәпләр янында игътибарлы булырга, шулай ук тизлек режимын үтәргә кирәклеген искәртәбез.
Исламия Галимова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев