Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Районда мотоблок катнашындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Зәй-Каратай авылында хокук саклау хезмәткәрләре юл һәлакәте очрагын теркәде.

Юл һәлакәте турында хәбәр алуга алар авылга юл тотты, аларны Совет урамында авариядә катнашы булган шофер  һәм пассажир каршы алган. Икесе дә шушы авылныкылар. Һәлакәт урынына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы да килә. 

ДАИ инспекторы мәгълүматына караганда, мотоблок шоферы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган, машина йөрү өлешенең киңлеген исәпкә алмаган, транспорт чарасын тулысынча туктатканчыга кадәр тизлекне киметү чараларын күрмәгән, идарә итә алмаган һәм транспорт чарасы белән юл читенә төшеп киткән. 

Медицина хезмәткәрләре юл һәлакәтендәгеләрне караганнан соң, 1980 елгы мотоблок йөртүчесен өенә җибәргәннәр. Ә менә 1966 елгы пассажир ир-атны Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озаталар. 

Дәүләт автоинспекциясе начальнигы, полиция майоры Елена Никитина болай дип аңлатты: “Әгәр тикшерү барышында машина йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен яки эксплуатация кагыйдәләрен бозганын ачыкласалар (мәсәлән, юл шартларын исәпкә алмаган, тизлекне арттырган һәм бу бозу турыдан-туры пассажирның имгәнүенә китергән), ул Административ хокук бозулар маддәсе буенча гаепләнә.  

Ул шулай ук мотоблок транспорт чарасымы, әллә ул өй янындагы участокта үләнне чабу яки хуҗалыкта йөк ташу җайланмасымы икәнлегенә ачыклык кертте.

 “Әгәр мотоблоктан гомуми файдаланудагы юлларга чыкмыйча гына шәхси территориядә кулланасыз икән, ул транспорт чарасы булып саналмый. Ләкин аның белән юлга чыккансыз икән, монда башкача: транспорт чаралары өчен гамәлдә булган барлык нормалар кулланыла: шофер барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш була”. 

 

фото: ДАИ Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев