Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Руль артына исерек хәлдә утырган лениногорскилының машинасы кулга алынган

Лениногорск суд приставлары җирле кешенең автомобилен кулга алган.

Бу кискен чараны алар ир-атның үзенә билгеләнгән 45 мең сум штрафны түләмәве аркасында кулланганнар.

Моннан бераз вакыт элек лениногорскилы исерек хәлдә үзенең Skoda автомобиле руле артында тоткарланган булган.

Шәһәр суды аны йөртү хокукыннан мәхрүм иткән һәм штрафка тарткан. Әмма ир-ат үз иреге белән штрафка акча чыгарырга җыенмаган. Нәтиҗәдә, приставлар аңа карата башкарма производство эше ачкан. Бу инде бурычлының штраф суммасына тагын башкарма җыем суммасын да өстәгән.

Башкарма җыем төп бурычның 7 процентын тәшкил иткән. Әмма ир-ат бу таләпне дә игътибарсыз калдырган. Нәтиҗәдә аның милкендә булган чит ил машинасы кулга алынган. 

Хәзер машинаны бәяләрләр,  әгәр штраф түләнмәсә, автомобиль сатуга куелачак.

 

Исламия Галимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев