Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утырган лениногорскилыга карата хөкем карары кырыс булды
Шәһәр суды руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утырган 24 яшьлек лениногорскилыга карата карар чыгарды.
Руль артында исерек сәяхәтнең нәтиҗәсе – ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм калу һәм кырык биш мең сум штраф.
Суд исерек килеш рульгә утырган яшь кешегә карата ачылган административ эшне карады. Ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексы 12.8 маддәсенең 1 өлеше - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүдә гаепле дип табылды.
Суд материалларыннан күренгәнчә, март аеның бер кичендә Лениногорскиның Шашин проспектында ГАИ инспекторы шикле күренгән автомобильне туктата. Полиция хезмәткәренең шиге урынлы була, ул руль артында утырган шоферның исерек хәлдә булуын күрә, руль артында утыручыдан алкоголь исе килә, үз-үзен тотышы да хәмер кулланган булуын күрсәтә. Инспектор машина йөртүчегә алкотестер ярдәмендә медицина тикшерүе узарга тәкъдим итә. Яшь кеше тикшерелүдән баш тартмый.
Хөкем каршына килеп баскач та ул үз гаебен таный, дуслары белән кичен бергә җыелышып компьютер клубына баруларын, аннан бераз спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа корып алуларын әйтә.
Ә кайтырга чыккач, озак уйланып тормый: руль артына утыра. Тагын шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, яшь кешенең дуслары да моңа аерым игътибар бирми. Шулай итеп, компьютер клубына бару 45 мең сум штраф һәм шуңа өстәп 1 ел һәм 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү белән тәмамлана.
Суд кисәткәнчә, штраф ике ай эчендә түләнергә, ә машина йөртү таныклыгы, суд карары үз көченә кергәннән соң, 10 көн эчендә дәүләт автоинспекциясенә тапшырырга тиеш.
Судья хокук бозучыны, әгәр ул хокукларыннан мәхрүм ителү чорында руль артына утырса, аңа административ җаваплылык янавы, ә исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән очракта -җинаять җаваплылыгына тартылырга, хәтта кулга алынырга да мөмкинлеге турында кисәтте.
фото: Лениногорские вести
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев