Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Руль артында исерек хәлдәге лениногорскилы: «Шайтан коткысына бирелдем»

Руль артында исерек хәлдә тотылган лениногорскилы, суд каршына баскач, үзенең “шайтан коткысына” бирелүен әйткән.

Лениногорск суды тагын бер исерек килеш автомобиль белән идарә итүчегә карата административ эшне карады. ГАИ инспекторлары  47 яшьлек ир-атның юлына Совхозная урамында каршы төшкәннәр. Ир-атның үз сүзләре буенча ул спиртлы эчемлекләрне өйдә чагында кулланган. Әмма кәеф-сафа корып утыруның иң кызган мизгелендә хәмер бетеп киткән.

“Кибет 150 метр арада гына булганга, мин тиз генә машинама утырып барып аракы алып килергә булдым. Эчкән килеш рульгә утыруның нәрсә белән тәмамланасын белсәм дә, эчтәге шйтанның коткысына бирелдем”,- дигән ул судта.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре алкотектор приборы ярдәмендә тикшерү уздырган. Җайланма тоткарланучының организмында  шактый күләмдә алкоголь булуын күрсәткән.

Лениногорскилы үзе дә карышып маташмаган. Ир -ат үзенең  руль артына исерек килеш утырып хокук таләпләрен бозуы, бик зур хата ясавы белән килешкән. Ул хәтта үзенең мондый эшләргә  һәрвакыт каршы булуын, исерек хәлдә руль артына утыручыларны җинаятьчеләр белән тиңләвен әйтә. 

Әмма закон транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата катгый. Исерек хәлдә автомобиль руле артына утыруның сәбәпләре нинди генә булмасын, хокук бозучы гаебен танып-ничек кенә үкенмәсен, андыйларга суд карары җитди: ир кешегә 45 мең штраф түләргә, ел ярым дәвамында җәяү йөрергә һәм автомобиль йөртүгә бәйләнмәгән эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. 

Карар әлегә законлы көчендә түгел, шикаять ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев