Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Руль артындагы 19 яшьлек лениногорскилы автоинспекторлардан качарга теләгән

Руль артына өч айлап элек утырган лениногорскилы инспекторлардан качарга ниятләгән.

Дөресрәге, аның йөртү таныклыгын кулына алуына әле өч ай да тулып бетмәгән булган. Әмма 19 яшьлек машина йөртүче үзен руль артында шундый иркен тоткан,  хәтта юл йөрү кагыйдәләренә дә битарафлык күрсәтә башлаган. 

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлда кизү торганда, алгы һәм ян-як тәрәзәләре караңгы тонировкада булган  Mercedes машинасын күреп алып, туктарга боерганнар. Әмма автомобиль белән идарә итүче моңа буйсынмаган, киресенчә тизлеген арттырып алга ыргылган.

ГАИ хезмәткәрләре аны эзәрлекләп киткән: машина йөртүче куркыныч маневрлар ясап һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозып качарга тырышкан. Эзәрлекләү Лениногорск районының Сугышлы авылында тәмамланган.

Соңрак руль артында утыручы яшь кеше юл-патруль хезмәткәрләреннән качып китәргә өметләнүен аңлаткан.

Эчке эшләр хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган шоферга карата РФ Административ хокук бозулар кодексы 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча 8 беркетмә төзелде, алар карау өчен Лениногорск шәһәре җәмәгать судына җибәреләчәк.

 Шулай ук яшь кеше  РФ Административ кодексы 12.25 маддәсенең 1 өлеше буенча 7 мең сум штраф белән административ җаваплылыкка тартылды.

 

фото: Ясалма интеллект ярдәмендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев