Рульдә телефоннан сөйләшү Лениногорск урамында юл һәлакәте китереп чыгарган
Лениногорскиның бер урамында җиңел автомобиль белән микроавтобус юл бүлешә алмаган.
Хәзер икесенең транспорт чаралары шактый гына күләмдә акча чыгарып төзекләндерү таләп итә.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте очрагы машиналар агымы күп булган юлда килеп чыкмаган. Ул Тукай һәм Горький урамнары киселешендә була. Микроавтобус руле артында утыручы Казан кешесе Горький урамы буйлап үзәк хастаханәгә барганда игътибарын читкә юнәлдергән, дөресрәге, аның бөтен игътибары телефонында булган. Шул сәбәпле, ул Тукай урамына борылганда “Юл бир” дигән билгене күрмәгән һәм юлын дәвам итмәкче булган.
Әмма Боз сарае ягыннан төп урам – Тукай урамы буйлап килүче чит ил маркалы автомобиль микроавтобусның юлына аркылы төшкән. Нәтиҗәдә алар бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте очрагы руль артында утыручылар яисә аларның пассажирлары сәламәтлегенә зыян салмаган, әмма матди зыян ике машинага да китерелгән.
“Автомобиль белән идарә иткәндә игътибарны телефонга юнәлтүдән башка сыймаслык фаҗигалар чыгып тора. Руль артында барганда телефон куллану авария куркынычын 4 тапкыр арттыра. Ә смс хәбәрләр җибәрү 6 тапкырга, хәтта телефонга килгән смс хәбәр дә, игътибарны ким дигәндә 5 секундка читкә юнәлтә», — дип ассызыкладылар Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлегендә.
Алардан алган мәгълүмат буенча, 70 процентка якын – хатын-кыз һәм 55 процентка якын ир-ат ким дигәндә бер тапкыр телефоннан сөйләшүе аркасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара язган.
- Юл йөрү кагыйдәләре буенча автомобиль белән идарә итәргә һәм бер үк вакытта смартфоннан файдаланырга ярамый. Бу автомобиль белән идарә итүче моны кулларыннан башка гына эшли алса, гарнитура яки башка җайланма буенча сөйләшсә генә рөхсәт ителә.
- Әгәр автомобильче хәрәкәт иткәндә телефонны кулына алса, хәтта шалтыратуны ташлау өчен генә булса да, аңа штраф яный. Хокук бозуны юл камерасы яки дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре төшерергә мөмкин. Камера яки ГАИ инспекторы машина йөртүченең гарнитурасыз яки махсус җайланмасыз кәрәзле телефон кулланганын ачыкласа, административ кодексның 12.36.1 маддәсе буенча 1500 сум штраф булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев