Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе үлгән

Авария Зәй районында булган.

Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булды. Шулай ук җиңел машинада булган пассажир һәм фура йөртүче дә зыян күргән. Аларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев