Татарстанда 17 яшьлек кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче мопед йөртүче суд каршына басачак.
Авария 20 майда Биектау районында булган. Мопед йөртүче автомобильне узып китмәкче булган, әмма идарәсен югалтып бордюрга килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Аның пассажиры - 17 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Соңрак ул хастаханәдә үлгән.
Татарстан прокуратурасында ачыклык кертүләренчә, мопед йөртүче бик зур тизлектә хәрәкәт иткән, ә кыз мотошлем кимәгән. Мопедның да дәүләт номерлары булмаган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы эш судка тапшырылган инде.
Нет комментариев