Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы уза

18 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, каршы як полосага чыгу аркасында 74 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 42 кеше һәлак булган һәм 116 кеше яраланган.

Әлеге саннарны Татарстан ДӘүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

Бу саннар-статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 5 000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, кабат бозган очракта - 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр!

Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы – сезнең кулларда.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.

Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев