Татарстанда «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башланды
2025 елның 11 аенда республика юлларында 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 457 кеше яраланган.
Профилактик чара барышында автоинспекторлар «БДД» хезмәткәрләре белән берлектә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар үткәрәчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак.
Чараларны үткәрүдә яшь ЮИДчылар, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәм итәчәк. Мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.
️Чара 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев