Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Түбән Кама кешесе Лениногорск урамнарында төнге узыш уздырган

Түбән Кама шоферы Лениногорск урамнарында куышлы уйнарга теләгән, күрәсең.

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төнге дежур вакытында, төнге 1 тулганда шәһәрнең Үзәк мәйданында автомобильгә туктарга куша. Ләкин машина ГАИны бар дип тә белмичә, “выжт” иттереп узып китеп, берничә әйләнеш ясый. Ләкин аны ДАи хезмәткәрләре тоткарлый, рульдә 1985 елгы Түбән Кама кешесе була.

Шоферга карата берничә административ беркетмә төзелә: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре таләбен үтәмәгән өчен, светофорның тыючы сигналына керү өчен, куыш вакытында, машина тротуарга да менеп киткән, шунлыктан тротуарга керү өчен дә беркетмә төзелә һәм өстәвенә ОСАГО полисы да булмый, бу да административ беркетмә төзүгә сәбәп була.  

Аннары шоферның исереклек халәтен тикшерү өчен медицина тикшерүенә җибәрелә, әмма ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан, гражданинга карата беркетмә төзелә.

Соңгы нәтиҗәне суд әйтәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев