Лениногорскилылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итә һәм акчалата бүләкләр ала ала.
«Халык инспекторы» кушымтасы 2014 елдан бирле гамәлдә, әмма 2024 ел азагында аны яңарттылар. Әнә шул вакыттан бирле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр турында хәбәр иткән өчен акчалата бүләк алу мөмкинлеге пәйда булды. Дөрес, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле барлык очраклар өчен дә түләмиләр. Акчалылары, ә алар җидәү, кушымтада сары төстәге бүләк тартмасы белән билгеләнгәннәр.
2024 елның сентябреннән яңартылган «Народный инспектор- Халык инспекторы» мобиль сервисында юл хокук бозулары турында 37 321 гариза бирелгән, ә түләүләрнең гомуми суммасы инде 4,6 млн сумнан артып киткән.
Rustore, Google Play һәм App Store да булган кушымта хокук бозуларның 21 категориясен колачлый.
Нет комментариев