Хоккейчы балалар утырган автобус Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
Ford Focus автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан.
Бүген Татарстанның Лаеш районында Казан – Боровое Матюшино трассасында балалар хоккей командасын алып баручы автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Ford Focus автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан, анда ул балалар утырган Ford маршрут автобусы белән бәрелешкән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән, шуннан соң микроавтобус кюветка төшеп ауган. Агентлык мәгълүматлары буенча, автобуста барган берничә бала зыян күргән. Алар барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Аларның хәле турындагы мәгълүмат ачыклана. Автобуста 8-9 яшьлек барлыгы 12 бала булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә Лаеш районында хоккейчы балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атадылар. Ford Focus җиңел машинасы белән идарә иткән 24 яшьлек йөртүче руль артында йоклап киткән, каршы як полосага чыккан һәм микроавтобус белән бәрелешкән.
Тикшерү комитеты юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддәләр буенча җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев