Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Зәй -Каратай мәктәбендә юлда йөрү кагыйдәләре турында җитди итеп сөйләштеләр

Шушы көннәрдә Зәй-Каратай мәктәбе укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер хәтерләрендә ныгытып алдылар.

Лениногорск районы буенча юл хәрәкәте иминлеге учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова, мәктәпнең яшь юл иминлеге инспекторлары отряды белән бергәләшеп, шушы кирәкле һәм җитди темага багышланган чара үткәрделәр.

 Юл иминлегенең яшь инспекторлары автотранспортта үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен, мәктәп укучыларның исләренә төшерделәр.Шулай ук, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә  яктылык кайтаручы элемент куллануның мөһимлеге турында да сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга яктылыкны кайтаручы предметлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев