Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Бәрәңгене тәмле итеп пешерүнең дә серләре бар

Иң тәмле әйберләрнең берсе - бәрәңге дисәк ялгыш булмас. Аны ничек кенә әзерләмибез. Мичтә дә пешерәбез, майда да кыздырабыз. Ул кыстыбый, пирәмәченең тәмлелеге....

Ә менә аны ничек тәмле итеп әзерләүне беләсезме икән? Әзерләү серләре түбәндә язылган: 

Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак. Аңа сөтнең кайнары гына туры килә.

Пешкән бәрәңгене уклау белән төймәгез, бәрәңге дә тигез төелмәс, уклау да ярылыр. Моның өчен махсус төйгеч бар.

Бәрәңге пешерәсе кәстрүлгә суны күп салмагыз — ул бәрәңгене 1 сантиметр гына капласын.

Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз, яхшырак булыр.

Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.

Пешкән бәрәңгене, алманы, борчакны йомшартасы яисә угычтан чыгарасы бар икән, моны алар кайнар чакта эшләү кулайрак булыр.

Бәрәңгене уртача утта пешерегез, тигезрәк күперер. Зур утта бәрәңгенең эче пешми кала. Бәрәңге изелмичә пешсен, дисәгез, суы кайнап, 15 минут узгач, аны саркытыгыз да парда пешереп бетерегез. Шулай ук суга чирек чәй калагы уксус өстәп була.

Бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә берничә урыннан чәнечке белән тишегез, шулай иткәндә яргаланмас.

"Б.Ч." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев