Шушы елның сигез ае эчендә наркоманлык чиреннән 19 кеше дәваланган, 179 кеше наркомания бәйлелеге синдромы белән исәпкә алынган. Бу саннарны наркотикларга каршы комиссия утырышында хәбәр иттеләр.
Утырыш барышында районда наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәзгыять, наркологик вәзгыять, мәгариф учреждениеләрендә наркотик һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау эшен оештыру, шулай ук наркоманияне профилактикалау өлкәсендәге иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында чыгышлар ясалды.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Владимир Баганов хәбәр иткәнчә, шушы елның сигез ае эчендә наркологик кабинетта исәптә 1219 кеше исәптә тора.
“Шуның 122се – наркотик матдәләрне организмына зарар китереп кулланучы, наркотик булмаган чараларны организмына зарар китереп кулланучы – 3 кеше, наркомания бәйлелеге синдромы белән – 179 кеше, токсикоман бәйлелеге синдромы белән 7 кеше исәптә тора. Наркотик матдәләрне куллану белән бәйле психик тайпылыш диагнозы, наркотик матдәләрне зарар китереп куллану белән бәйле психик тайпылыш диагнозы белән диспансер исәптә торучылар саны кимеде. Ә менә парга әйләнә торган матдәләр куллану белән бәйле психик тайпылышы диагнозы белән авыручылар саны артты”, - дип сөйләде үз чыгышында.
Төнлә һәм кичен, ял һәм бәйрәм көннәрендә исереклек халәтенә медицина тикшерүе уздыру, наркологик ярдәм үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә дежур табиблар тарафыннан күрсәтелә һәм кирәк булганда табиб психиатр-нарколог тарафыннан консультацияләнә. Стационар һәм хастаханә поликлиникасы арасында эш дәвамчанлыгы тәэмин ителә. Табиб-нарколог әйтүенчә, шәһәр һәм район халкына стационар наркологик ярдәм Әлмәт, Бөгелмә филиалларында күрсәтелә, әлеге филиалларда шушы елның 8 ае эчендә 92 кеше дәваланган (шуның 19ы – наркомания чиреннән), 2025 елда 246 кеше дәваланган, шуның 32се – наркоманиядән.
Шушы елның сигез ае эчендә 90 кеше диспансер исәптән төшерелгән, шуның 38енең –хәле яхшырган, 48е – вафат булган, 4се – башка учреждениегә күчерелгән.
Лениногорск шәһәрендә 2012 елдан “Халыкны гигиеник яктан укыту үзәге” консультация пункты эшли, анда бушлай аноним ярдәм күрсәтелә. Үзәкнең социаль хезмәткәре Илшат Хәкимов хәбәр итүенчә, үзәк социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә 20 еллык уникаль тәҗрибәгә ия.
Лениногорск шәһәре һәм районында наркотикларга бәйлелек чире белән авыручылар кимүе күзәтелә: 2023 елда – 213 исәптә булган, 2024 елда – 200 , 2025 елда – 189, 2026 елның 8 ае – 179. Бу вәзгыять синтетик наркотикларның таралуы һәм кулланылуы, мәк орлыкларын, кыргый киндер орлыкларын кайнату, аларның арзан булуы белән бәйле.
Наркотикларга бәйлелек чире белән авыручылар арасында 60 яшькә кадәрге – ике кеше, 40-59 яшькә кадәр – 119, 20-39 яшькә кадәрге – 66, 15-17 яшьлекләр арасында – 1 кеше.
Нет комментариев