Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Товар җитештерүчеләргә ашламаларны алдан алып куярга киңәш ителә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә, чөнки аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә тармак министрлыгында белдергәннәр. Аммиак селитрасы 10 процентка арткан. Әгәр җәй бу ашламаның тоннасын 12,2 мең сумга сатып алып булса, хәзер...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә, чөнки аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә тармак министрлыгында белдергәннәр. Аммиак селитрасы 10 процентка арткан. Әгәр җәй бу ашламаның тоннасын 12,2 мең сумга сатып алып булса, хәзер - 13,7 мең сум. "Менделеевск-азот" ҖЧҖдә белдерүләренчә, бәяләр, чимал бәясе арту сәбәпле, күтәрелгән.
Татарстанны катлаулы ашламалар белән тәэмин итә торган Россия җитештерүчеләре белгечләре белдергәнчә, язгы кыр эшләре кампаниясенә минераль ашламалар шактый артачак. Моның белән бәйле рәвештә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә хатлар җибәрелгән. Аграр ведомство товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минерал