Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

5 нче балалар бакчасында “Мин талантлы” дигән очрашу үтте

Һәр бала талантлы туа, тик аны үстерергә генә кирәк, диләр. Менә шундый темага шәһәребезнең 5нче балалар бакчасында нәниләр белән зурларча сөйләшү узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында оештырылган «Мин талантлы» дигән очрашуга кунаклар да килде. Алар, чыннан да, талантлы, осталар. Рамазан ага Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкованы бел­мәүчеләр сирәктер. Ул...

Һәр бала талантлы туа, тик аны үстерергә генә кирәк, диләр. Менә шундый темага шәһәребезнең 5нче балалар бакчасында нәниләр белән зурларча сөйләшү узды.


Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында оештырылган «Мин талантлы» дигән очрашуга кунаклар да килде. Алар, чыннан да, талантлы, осталар. Рамазан ага Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкованы бел­мәүчеләр сирәктер.

Ул музыка мәктәбе укытучысы буларак, музыка кораллары алып килеп, курай, флейта, гобойда уйнап күрсәтте, аларның бер-берсеннән ничек аерылуларын аңлатты. Скрипка­ турындагы мәгълүматы балалар өчен тагын да кызыклы иде, мәсәлән, аны ясарга йөзьеллык чыршы агачы кирәклеген әйтте, аны яхшы итеп киптерәләр, ә кыллары өчен ат чәчен файдаланалар икән.

Гөлшат ханым скрипкада матур итеп «Туган тел» көен уйнады. Аннан нәниләргә сораулар бирде, аларның үсешендә бишек җырларының йогынты ясавын да әйтте.

Галия Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: садик встреча в садике