Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Карлыгач” балалар бакчасында ветераннар белән очрашу булды

Ул көнне "Карлыгач" балалар бакчасының музыка залы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бизәлгән иде. Зал түрендә - бакчага чакырылган кадерле кунаклар. Алар арасында Бөек Җиңүне якынайткан сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган хезмәт ветераннары, 6нчы ТОС кунаклары да бар иде. Менә аларга хөрмәт йөзеннән бакчада тәрбияләнүче балалар, кулларына тынычлык...

Ул көнне "Карлыгач" балалар бакчасының музыка залы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бизәлгән иде.


Зал түрендә - бакчага чакырылган кадерле кунаклар. Алар арасында Бөек Җиңүне якынайткан сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган хезмәт ветераннары, 6нчы ТОС кунаклары да бар иде. Менә аларга хөрмәт йөзеннән бакчада тәрбияләнүче балалар, кулларына тынычлык күгәрчене тотып, йөгереп керделәр. Кошлар ветераннар кулына "очып кунды".

Бәйрәм барышында тәрбиячеләр Ландыш Симонова белән Гөлүсә Садриеваның җылы котлау сүзләре балаларның матур җырлары белән алмашынып кына торды. Берәүләре "Бравые солдаты" дип җырласа, Азалия белән Камил диңгезче киемнәрен киеп, "Капитан минем абый" дигәнен башкардылар. Нәниләрнең ике телдә дә матур итеп җырлый һәм шигырь сөйли алулары өчен шатландым, музыка тәрбиячесе Регина Гыйззәтуллинаның тырышлыгы кергәне күренеп тора.

Ул көнне ветераннарны котларга дип Зөмәрә апалары белән 11нче гимназия укучылары да килгән иде. Алар "Бабай югалган сугыш кырында" дип җырлаганда елыйсы да килде. Әйе, күпме яшь ир-егетләр чит җирләрдә ятып калган бит. Укучыларның шигырьләрендә сугыш булмасын, тынычлыкка ни җитә, дигән сүзләр яңгырады. Алар арасында Тукай шигырьләрен осталык белән сөйләүче шигырь конкурсы җиңүчеләре дә бар иде.
Балаларның "Карандашлар" биюе дә бик ошады, матур килеп чыкты. Бәйрәм "Кояшлы ил" җыры белән ахырына якынлашты. Кечкенә дусларыбыз ветераннарга рәхмәт сүзе әйтте. Аннан бакча мөдире Гөлфия Низамова кунакларны профсоюз комитеты тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янына чакырды. Бу бакчада эшләүче ханымнар бигрәк уңган икән, ничек тәмле пироглар пешергәннәр. Ветераннар иркенләп сөйләшеп, аннан рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.
Тәслимә Рәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: садик