Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 14 нче балалар бакчасында “Куркынычсызлык һәм балалар” атналыгы үтте

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Куркынычсызлык һәм балалар" дигән тематик атна узды. Атна дәвамында, тәрбиячеләр ярдәме белән, балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде һәм ныгытты. Әлеге чарадан ата-аналар да читтә калмады: "Кайгыртучан әни" проекты кысаларында, балаларның тышкы киемнәре өчен утны кайтарту элементлары ясадылар. Уртанчыларның татар телле балалар йөри торган төркемендә "Булачак...

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Куркынычсызлык һәм балалар" дигән тематик атна узды. Атна дәвамында, тәрбиячеләр ярдәме белән, балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде һәм ныгытты.


Әлеге чарадан ата-аналар да читтә калмады: "Кайгыртучан әни" проекты кысаларында, балаларның тышкы киемнәре өчен утны кайтарту элементлары ясадылар. Уртанчыларның татар телле балалар йөри торган төркемендә "Булачак солдат акыл һәм көче белән бай" дигән әтиләр белән берлектә спорт ярышы узды.
Югары төркемдә йөрүчеләр катнашындагы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уен-викторина атнаның йомгаклау чарасы булды. Юл йөрү кагыйдәләре буенча штаттан тыш инспектор Кристина Фазлыева әзерләгән викторинада балаларның юл кагыйдәләрен, билгеләрен белүләре ярдәмгә килде. Ребусларны чишегез, юл билгеләрен танып, күрсәтегез, ЮХИДИ инспекторына физик әзерлек ни өчен кирәк кебек видеосораулар аларда аеруча кызыксыну уятты.
"ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова, пропаганда буенча ЮХИДИ инспекторы Александр Пономарев уен шаһитлары булып, анда катнашучыларга истәлекле бүләк һәм Мактау грамоталары тапшырды. Алар бакчада балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү эшенең яхшы оештырылган булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: садик