10 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак
Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Алар ишегалларында җиһазландырылган чатырларда яки автобусларда булачак.
-
Татарстан Президенты: Бездә нефть күп, әмма полимер һәм каучукларда акча эшләячәкбез
Татарстан нефть табышын элеккеге кебек үк «кара алтын» сатудан түгел, ә төрле нефть продуктлары сатудан алырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туры эфирда хәбәр итте.
-
2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет кертеләчәк
Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет керәчәген әйтте.
-
Лениногорскида көзге игелек атнасы бара
Шәһәр һәм районда бу атнада «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе бара.
-
Рөстәм Миңнеханов халык һәм спонсорлардан "Безнең ишегалды" проектына кушылырга чакырды
Яшәүчеләр, муниципалитетлар һәм иганәчеләр «Безнең ишегалды» республика программасында актив катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфир вакытында әйтте.
-
Өлкән яшьтәгеләргә соцпакет сайларга кирәк
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучыларга ай саен 889 сум акча түләнәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов: Коронавирусның икенче дулкынына юл куймабыз
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус янә күпләп таралыр дип уйламый. «Коронавирусның икенче дулкынына юл куймабыз», — диде ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.
-
Әбиләр чуагы кайчан башлана
Озакка сузылган суык көннәрдән соң, "Әбиләр чуагы" башланамы.
-
Кабактан бик тәмле ризык
Кабак — калий, кальций, магний, тимер, витаминнарга бай. Аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын тизләтә. Иммунитетны ныгыта, картайтмый.
-
Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67нче очрагы теркәлгән
1957 елда туган ир-ат, яңа коронавирус йогышының авыр формасы белән, Казан шәһәренең 12нче номерлы хастаханәсенең вакытлыча йогышлы госпиталенә салына.
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирә
Президент белән туры эфир Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
-
Сайлаулар вакытында «кайнар линия» эшләячәк
Татарстанда булачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча 10 сентябрьдән кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта ТР омбудсмены аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскилы Бөгелмә вокзалында телефон урлаган
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә тимер юл вокзалында зарядкага кулган телефонны Лениногорск кешесе урлаган.
-
Чулпан Йосыповада шатлыклы хәбәр
"Карантин килеште, Аллага шөкер", - дип яза танылган җырчы үз Инстаграмында.
-
Районның алдынгы комбайнчылары бүләкләнде (+ФОТОЛАР)
Районда уракның соңгы этаплары бара. Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә.