Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак
Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Алар ишегалларында җиһазландырылган чатырларда яки автобусларда булачак.
Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Йорт ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Татарстанда юл кырыйларында, машина багажникларында, агач төпләрендә тавыш бирү мөмкин түгел! Мондый тавыш бирү формасын оештыру буенча катгый таләпләр каралган», - диде Кондратьев.
Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниесе буенча эшләячәк, әмма 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комитетлары сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев