Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы Бөгелмә вокзалында телефон урлаган

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә тимер юл вокзалында зарядкага кулган телефонны Лениногорск кешесе урлаган.



Вакыйга Бөгелмә тимер юл вокзалында була. Азнакай кешесе үзенең телефонын көтеп тору залында зарядкага бер тәрәзә төбенә куя.
Моны 49 яшьлек лениногорскилы күреп ала һәм артыннан беркем дә карап тормаганына ышангач, тәрәзә төбендәге телефонны чехолы һәм зарядкасы белән бергә урлый.

Азнакай кешесе телефоны югалганын күргәч, вокзалдагы полициягә хәбәр итә. Хокук сакчылары каракны тиз табалар. Телефон кире хуҗасына кайтарыла.
Каракка җинаять эше кузгатыла. Аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


https://www.tatar-inform.ru/news/incident/07-09-2020/leninogortsu-grozit-do-dvuh-let-kolonii-za-krazhu-zaryazhayuschegosya-telefona-na-vokzale-5769267

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев