Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кабактан бик тәмле ризык

Кабак — калий, кальций, магний, тимер, витаминнарга бай. Аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын тизләтә. Иммунитетны ныгыта, картайтмый.

 

Кабак эчендә пылау рецепты.

Ингридиентлар:

    - уртача зурлыктагы кабак;
    - 500 г дөге ярмасы;
    - 500 г сарык яки ат ите;
    - 500 г кишер;
    - 3-4 баш суган;
    - 200 г чамасы үсемлек мае;
    - 2-3 тырнак сарымсак;
    - йөзем яки киптерелгән барбарис;
    - тоз, борыч.

Эш барышы:

    Дөге ярмасын юып, җылымса суга салып куярга.
    Кишерне озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз.
    Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз.
    Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз.
    Ул арада кабакның өстен капкачсыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз.
    Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз.
    Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, барбарис (яки йөзем) сибәбез.
    Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез.
    Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз.
    Кабакны табага утыртып (таба төбенә фольга кәгазе җәяргә дә була) 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.

 

http://almet-rt.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X