Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Татарстан Президенты: Бездә нефть күп, әмма полимер һәм каучукларда акча эшләячәкбез

Татарстан нефть табышын элеккеге кебек үк «кара алтын» сатудан түгел, ә төрле нефть продуктлары сатудан алырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туры эфирда хәбәр итте.

«Мин ышанып әйтә алам: безнең нефть төрле формаларда бик күп. Нефть промышленносте булды һәм шулай калачак та. Әмма без нефтьне сатмаска, аны эшкәртергә, нефть химиясе продуктларына, полимерларга, каучукларга күчерергә ниятлибез. Моңарда  акча эшләячәкбез", - дип ассызыклады ул.

Республиканың нефть керемнәре кимүгә карамастан, бу чор узачак. Нефть бәяләре акрынлап тотрыкланырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты: «2020 елның сигез аена 34 млрд.сум узган елга карата кимрәк булды. Бу  бик авыр. Әмма федераль ярдәмгә өметләнәбез. Без хәлне төзәтәчәкбез", - диде Рөстәм Нургалиевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев