Рөстәм Миңнеханов халык һәм спонсорлардан "Безнең ишегалды" проектына кушылырга чакырды
Яшәүчеләр, муниципалитетлар һәм иганәчеләр «Безнең ишегалды» республика программасында актив катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфир вакытында әйтте.
"Бу процесста республика бюджеты да, муниципалитет, идарәче компанияләр, иганчеләр дә катнаша алсын. Балалар, спорт зоналары булсын. Асфальт җәябез. Шактый чыгымлы булса да, ул бит безнең халык. Кешенең тормышы, эшчәнлеге өчен кирәкле моментлар бу», — диде.
«Өч елда җиңеп булмас, биш елда башкарып чыгарга тырышырбыз», — диде ул.
Президент әйтүенчә, республикада төзекләндерелергә тиешле һәр ишегалдында эшләр кайчан башкарырга икәнлеге билгеләнгән. Казанның Азино якларында яшәүченең соравына җавап биреп, ул алар ишегалдына да эшчеләр киләчәген әйтте. «Бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип ышандырам», — диде.
«Кеше һәр иртә саен ишегалдына чыга. Күпме балалар, өлкәннәр йөри. Кемнәрнеңдер ишегалдыннан башка барыр урыны да юк. Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Ишегалларына кереп булмый бит, машина белән тулган. Бу тәртипсезлек. Шуңа күрә ишегалларын тәртипкә китерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев