Лениногорскида көзге игелек атнасы бара
Шәһәр һәм районда бу атнада «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе бара.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр иткәнчә, әлеге акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшләтеп җибәрелгән.
Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә йорт яны тирәләре җыештыру, бакчаларда уңыш –җыю, фатирларны генераль җыештыру буенча чаралар үткәрделәр.
Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы 56 кешегә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелде. Белем бирү учреждениеләре волонтерлары җәлеп ителде.
Авыл җирлекләрендә сугыш ветераннарына куелган обелисклар һәм мемориаллар төзекләндерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев