15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстанда илкүләм проект кысаларында яслеләрдә 3 мең урын булдырылган
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Татарстанда яслеләрдә 3,1 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 16 ЫСУЛЫ
Бүгенге дөньяда нервлары какшамаган кеше бар микән ул? Бөтен кеше каядыр чаба, ашыга, кабалана. Әмма бер генә минутка туктап, хәл алу, җанны, башны һәм НЕРВЛАРНЫ тынычландырып алу да мөһим. Алайса ничек аягыңны сузганыңны да сизми калырсың...
-
Россия хөкүмәте отставкага китте
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинның юлламасыннан соң Россия хөкүмәтенең тулы составы белән отставкага китүе хакында белдерде.
-
Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын Конституциядә билгеләргә тәкъдим итте
Россия Конституциясендә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмый дигән норманы беркетергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.
-
Мәгариф министры укытучыларга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә кушты
Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларына өй эшләрен күпләп бирүнең зыяны турында сөйләде. «Күпчелеген дәрестә бирергә кирәк. Бала кайткач, ял итәргә тиеш. Аның бит түгәрәкләре, секцияләре дә бар», — диде министр бүген 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә.
-
2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга 550 млрд бүленәчәк
Россиядә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасына 550 млрд сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
-
Лениногорскилы мошенниклар тозагына эләгә
Бүгенге вакытта җинаятьләрнең 70%ты телефон яки интернет аша башкарыла. Мошенниклар алдауның яңадан яңа ысулларын табып кына торалар.
-
Россиядә экологик мониторингның бердәм системасы булдырылачак
Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
-
Путин ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты
Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче балалары туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында хәбәр итте.
-
Россиядә аз керемле гаиләләргә түләүләр артачак
Балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә торган акча артачак һәм аны түләү 4 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
-
Лениногорскида "Эссен" кибете эшчәнлеген туктатты
Шәһәрдә эре супермаркетларның берсе - "Эссен" кибете ябылды.
-
Телевизор күрсәтмиячәк
Лениногорск телерадиоүзәгендә ремонт эшләре башкарылачак.
-
Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец РБК белән әңгәмә вакытында быел Россиядә язның климатик нормадан берничә градуска җылырак булачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була.
-
Тимәштә яшәүче Халидә әби В. Путиннан хат алды
Габдрахманова Халидә Газимҗан кызына 95 яшь тулды. Ул безнең районның Тимәш авылыннан.