Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга 550 млрд бүленәчәк

Россиядә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасына 550 млрд сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

 

«1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы эшли башлаячак. Илнең барлык төбәкләрендә поликлиникаларны, хастаханәләрне, ашыгыч ярдәм станцияләрен төзекләндерү, аларны яңа техника белән тәэмин итү көтелә», — диде Президент. Һәм финансларның 90 проценты бюджет ресурслары булуын да әйтте.

Шулай ук Россия Президенты 2020 елда илдә фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү төгәлләнәчәк диде.

«Әмма бу ФАПлар белән бәйле проблемалар хәл ителде дигәнне аңлатмый. Аларның бурычы белешмәләр язып бирү һәм кешеләрне район үзәгенә алып бару түгел. Урыннардагы белгечләрнең чын ярдәм күрсәтү, заманча җиһазлар һәм югары тизлекле Интернет куллану мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Путин.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев