Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 16 ЫСУЛЫ

Бүгенге дөньяда нервлары какшамаган кеше бар микән ул? Бөтен кеше каядыр чаба, ашыга, кабалана. Әмма бер генә минутка туктап, хәл алу, җанны, башны һәм НЕРВЛАРНЫ тынычландырып алу да мөһим. Алайса ничек аягыңны сузганыңны да сизми калырсың...

 

1. 10 минутка саф һавага чыгып йөреп керегез. Бу тынычланырга, киеренкелектән котылырга ярдәм итәр.

2. Тынычландыра, ял иттерә торган музыка тыңлагыз. Авыр уйлардан, стрессны китереп чыгара торган сәбәпләрдән котылырга менә дигән чара ул.

3. Арттан тагылып йөри торган уйлардан котылып торыгыз. Беразга булса да. Булмаса, табигатькә чыгып эшләгез, языгыз, проблемаларыгызны ничек хәл итеп
булуы турында уйланыгыз.

4. Акрын итеп сулыш алыгыз. Бу өлешчә булса да киеренкелектән арынырга ярдәм итәр.

5. Унга кадәр санагыз. Әлеге техника концентрацияне сакларга, кирәкмәгән конфликт, гамәлләрдән арындырырга ярдәм итә.

6. Позитив аффирмацияләр куланыгыз. Өстәвенә аларны көннең теләсә-кайсы вакытында һәм теләсә-кайсы җирдә кулланырга була.

7. Үзегезне саклагыз. Үзегезне битәрләргә, сүгәргә ашыкмагыз. Бу ситуацияне бары тик тагын да катлаундырачак кына.

8. Йоклап алыгыз. Вакыт булмаса, бераз гына утырып тору да ярдәм итәр. Ял итү организмыбыз өчен кирәк. Арган кеше юктан да кыза.Вакытында ял итә белмәү төрле авыруларга да китерә ала.

9. Ышанычлы кешегә борчуларыгызны сөйләгез. Эчеңдәгене бушату киеренкелектән арынырга, каталулы мәсьәләдән чыгу юлын табарга ярдәм итә.

10. Массаж ясатыгыз. Стрессның нигезендә мускулларның киеренке халәттә булулары да ятарга мөмкин.

11. Ашыкмагыз. Бу төрле проблемаларга китерә ала. Шулай ук ашыгу өч тиенгә дә кирәкмәгән стрессор да булып тора.

12. Ярдәм сорарга читенсенмәгез. Моның бернинди начарлыгы да юк. Ә менә файдасы бик зур.

13. Берәр кызык эш эшләгез. Юмор һәрчак стресс белән көрәшергә ярдәм итә.

14. Көндәлек алып барыгыз. Үз фикерләреңне кәгазьгә төшерү проблемалардан тизрәк арынырга ярдәм итә.

15. Күбрәк көлегез һәм елмаегыз. Бу иң шәп һәм бушлай булган релаксацияләрнең берсе.

16. Өй җыештырыгыз. Җыештыру да стресстан арынырга бик яхшы булыша.

Чыганак: yalkyn.ru

http://saby-rt.ru/news/kishlr/nervlarny-tynychlandyruny-16-ysuly

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X