Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәштә яшәүче Халидә әби В. Путиннан хат алды

Габдрахманова Халидә Газимҗан кызына 95 яшь тулды. Ул безнең районның Тимәш авылыннан.

 

Бик тырыш һәм актив ул, «Лениногорскнефть» идарәсе системасында 12 елдан артык эшләгән, аннан пенсиягә чыккан. Җиләк җыярга, балаларын, оныкларын, оныкчыкларын сыйларга ярата. Ул үзен бер вакытта да игътибарсыз калдырмый торган кызларына рәхмәтле.

Юбилярны ветераннар советы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга хезмәт батырлыгы, яшь буын өчен үрнәк булып торулары өчен рәхмәт белдерде, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев