Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә аз керемле гаиләләргә түләүләр артачак

Балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә торган акча артачак һәм аны түләү 4 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

 

Дәүләт башлыгы үз чыгышын демография мәсьәләсеннән башлады. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар тууны арттыруга бәйле. Туучылар санын арттыру күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә бәйле.

«Шул сәбәпле 3-17 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне карарга тәкъдим итәм. Моны 2020 елның 1 гыйнварыннан ук эшләргә кирәк», — диде Россия Президенты.

Түләүләр бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә кагылачак, диде президент. Яңа түләүне алу өчен гариза язарга һәм рәсми керемне күрсәтергә кирәк булачак.

«Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын — 5,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Әмма болар гына түгел. Без бу системаның ничек эшләгәнен бәяләячәкбез һәм әгәр дә яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумын түли башлаячакбыз. Бу 11 мең сумнан артыграк акча», — диде дәүләт башлыгы.

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр ярдәмнәр кертелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буена өстәмә түләүләр булдырылды.

Бу ярдәм Татарстандагы барлык күп балалы гаиләләргә дә күрсәтелә. Әгәр гаиләнең керемнәре яшәү минимумыннан түбән икән, аларны балалар бакчасы өчен түләүдән азат итәләр. Шулай ук 3 яшькә кадәр балалары булган һәм яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләргә дарулар алу өчен ел саен 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак.

Шулай ук Татарстанда яшәүче биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен дә ярдәм бар. 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең һәр әгъзасының керемен яшәү минимумына кадәр җиткерә торган пособие булдырылды. Татарстандагы алты йөздән артык гаилә ай саен һәр кеше өчен 4 меңнән артык акча алачак.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев