Татарстанда илкүләм проект кысаларында яслеләрдә 3 мең урын булдырылган
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Татарстанда яслеләрдә 3,1 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республикада 2018-2019 елларда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында 30 балалар бакчасы төзелде. Алар 6,1 мең урын белән тәэмин итте, шуларның 3,1 мең урыны — яследә», — диде Лилия Галимова.
2020 ел ахырына кадәр республикада тагын ясле төркемнәре булган 22 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, дип ачыклык кертте ул.
«2021 елга объектлар санын билгеләү буенча актив эш алып барыла, карар, гражданнардан ихтыяҗларыннан чыгып, республикада барлык балаларны да мөмкин кадәр ясле урыннар белән тәэмин итү өчен кабул ителәчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны, балалар бакчаларында һәм яслеләрдә яңа урыннар булдыруны контрольдә тота.
РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Ул төбәк җитәкчеләрен яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтүне сорады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев