Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын Конституциядә билгеләргә тәкъдим итте

Россия Конституциясендә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмый дигән норманы беркетергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.

 

«Конституциядә Россиядә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмавы турындагы норманы турыдан-туры беркетергә кирәк дип саныйм. Безнең законда бу бар, моны Конституциядә беркетергә кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук төп законда лаеклы пенсия белән тәэмин итү принципларын — пенсияләрне даими индексацияләүне беркетергә кирәк, дип өстәде.

    Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга — аена 12 мең 130 сумга кадәр артты.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев