Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенниклар тозагына эләгә

Бүгенге вакытта җинаятьләрнең 70%ты телефон яки интернет аша башкарыла. Мошенниклар алдауның яңадан яңа ысулларын табып кына торалар.


11 нче гыйнвар көнне эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлегенә 43 яшьлек ир-ат шалтыратып, картасыннан акчасы югалу турында хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, телефонына үзен банкның саклык бүлеге хезмәткәре дип таныштырган ир шалтыраткан. Ул әлеге кешенең банк картасыннан санкцияләнмәгән рәвештә акча күчерүдән саклану өчен, карта реквизитларын әйтергә куша.

Зыян күрүче ир, ялган хезмәткәргә ышанып, кирәкле мәгълүматны һәм шул исәптән картаның арткы ягындагы саннарны әйтеп бирә.  Нәтиҗәдә ир-ат 18 мең сумга якын акчасыннан “колак кага”. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев