Авылда яши дустым,
Акбай аның исеме.
Шундый исемне куштым,
Исемендә - җисеме.
Бик ягымлы маэмаем,
Сарыла аягыма;
Мине күрсә, Акбаем
Карамый як-ягына.
Дустым миңа тугры бик,
Калмый минем артымнан.
Чын дусны әйтәләр бит,
Кадерле дип, алтыннан.
Эт эчәгесе тамыры
Үсеп чыга тирәннән.
Акбаем кебек тугры,
Дусларым бар тирәмдә.
Дуслар белән...