Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Исән-имин булыгыз!

Тиздән кышкы каникул. Аның мәктәп укучылары өчен куркынычсыз үтүе без - олылардан тора. Ял вакытында яшүсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында онытып җибәрә, уяулыкларын югалта. Моннан тыш, якынлашып килүче бәйрәмнәр, каникул аларның игътибарын киметә. Бу вакытта балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бермә-бер арта. Бу уңайдан машина йөртүчеләргә торак пунктларда, бигрәк тә...

Тиздән кышкы каникул. Аның мәктәп укучылары өчен куркынычсыз үтүе без - олылардан тора.


Ял вакытында яшүсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында онытып җибәрә, уяулыкларын югалта. Моннан тыш, якынлашып килүче бәйрәмнәр, каникул аларның игътибарын киметә. Бу вакытта балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бермә-бер арта.

Бу уңайдан машина йөртүчеләргә торак пунктларда, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре территориясендә тиешле тизлек режимыннан читкә тайпылмаска, аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Автомобиль салонында бала булган очракта аны махсус креслога утырту һәм куркынычсызлык каешлары белән эләктерү мөһим. Ата-аналарга үз балаларына юл йөрү кагыйдәләре турында кат-кат искәртеп торырга, урамда һәм юлда үз-үзләрен тотышы турында һәрдаим әйтеп торырга кирәк. Юлларның, тротуарларның торышы турында җавап бирүче коммуналь хезмәтләргә дә күбесе бәйле.

Хөрмәтле өлкәннәр! Балаларыбызның тормышын куркынычсыз итү өчен кулдан килгәннең барысын да бергәләп эшлик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев