Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кредит – файдага гына

Авыл җирендә яшим, эшлим дигән кешегә ярдәм йөзеннән, төрле программалар каралган. Башыңны эшләт тә, кәгазь-белешмәләр артыннан йөрергә иренмичә зур теләк белән алын гына. Шуның берсе - 2006 елдан башланган шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредит бирү. Шул елдан алып, 1 декабрьгә кадәр Лениногорск шәһәре һәм районы буенча барлыгы 140 миллионнан артык сумга...

Авыл җирендә яшим, эшлим дигән кешегә ярдәм йөзеннән, төрле программалар каралган. Башыңны эшләт тә, кәгазь-белешмәләр артыннан йөрергә иренмичә зур теләк белән алын гына. Шуның берсе - 2006 елдан башланган шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредит бирү. Шул елдан алып, 1 декабрьгә кадәр Лениногорск шәһәре һәм районы буенча барлыгы 140 миллионнан артык сумга кредит алынган. Ә быелгы елның 1 декабренә 39 миллионга якын 226 кредит бирелгән. Кайсы авыл җирлеге күпме кредит алганлыгы турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүмат-таблицада барысы да күрсәтелгән.


Беренче баганада - авыл җирлекләре исеме, икенчедә - шәхси хуҗалыклар саны, өченчедә - алынган кредит саны, дүртенчедә - кредитның суммасы (мең сумнарда күрсәтелгән. Мәгълүматлар 1 декабрьгә).

Глазово

157

1

100

Зәй-Каратай

504

91

320

Зеленая Роща

360

7

910

Ивановка

365

7

780

Мордва-Кармалка

193

1

105

Керкәле

346

7

830

Кирлегәч

232

12

1710

Куакбаш

373

25

6190

Мичурин

242

8

1100

Мөэмин-Каратай

111

7

635

Түбән Чыршылы

387

8

1020

Яңа Иштирәк

227

3

350

Яңа Чыршылы

235

6

1350

Писмән

580

7

1684

Сарабиккол

270

15

1550

Иске Иштирәк

478

4

320

Иске Куак

325

6

800

Иске Шөгер

395

12

2750

Сугышлы

390

8

1140

Тимәш

900

5

1700

Туктар-Урдалы

337

9

1080

Урмышлы

210

14

3222,5

Федотовка

222

6

780

Шөгер

886

20

3010

Лениногорск шәһәре

4000

19

4299

Әлеге акчалар нәрсәгә тотылган соң? Барлыгы 117 баш сыер алынган, монда шулай ук башмак таналар һәм 18 айдан зур булган бозаулар керә. Шул исәптән, Куакбаш авыл җирлеге 25 баш сыер алуга файдаланган, Кирлегәч - 16, Писмән авыл җирлеге 12 баш, ә Урмышлы белән Шөгер унышар баш сыер алуга тоткан.

Туктар-Урдалы авыл җирлеге 15 баш яшь терлек алган. Искешөгерлеләр 100 баш кош-корт булдырып, барлык авыл җирлекләрен дә уздырып киткәннәр. Куакбаш авылы терлекләр белән генә чикләнмичә, 34 умарта корты оясына баеткан, башкаларга караганда алар иң күп кредит алучы. Сугышлылар да кимен куймаган - 30 , ә Ивановка авыл җирлегендә 27 оя булдырылган. Барлыгы 86 баш сарык һәм кәҗә алынган. Авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазларын иң күп алучылар Иске Шөгер (32 берәмлек), Сугышлы (21), Шөгер (16) авыл җирлекләре. Барлык кредитның 70 данәсе мал-туар өчен бина төзү һәм ремонтлауга тотылган.

Күргәнегезчә, авыл кешесе тырыша-тырмаша. Үз хуҗалыгын саклап, үстереп калу ягында тора ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев