Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Ләйлә Фәрзетдинова: “Теләгем – танылган артист булу”

Карап торышка гади генә кыз бала. Үз-үзен чит кеше белән тотышы да, кием-салымы да яшьтәшләренекеннән аерылмый. Хәтта, чәченә матур итеп бант та бәйләп куйган. Ул нибары VI сыйныфта гына укый шул әле. Әмма аны Лениногорск районы гына түгел, Казан тамашачысы да ярата. Нәрсә дим - акыллы һәм талантлы кыз! Әңгәмәдәш:...

Карап торышка гади генә кыз бала. Үз-үзен чит кеше белән тотышы да, кием-салымы да яшьтәшләренекеннән аерылмый. Хәтта, чәченә матур итеп бант та бәйләп куйган. Ул нибары VI сыйныфта гына укый шул әле. Әмма аны Лениногорск районы гына түгел, Казан тамашачысы да ярата. Нәрсә дим - акыллы һәм талантлы кыз!


Әңгәмәдәш: Люция Габитова

- Ләйлә, театрга ничек килеп кердең?

- 11 нче гимназиянең "Айсылу" драма түгәрәгенә йөргәндә, Зөмәрә апа Шәрәпова мине Мәдәният сараеның Рәшит Шиһап исемендәге халык театрына тәкъдим итте. Мәдинә апа Сафиуллина оештырган сайлап алуда катнашырга 3 кыз теләк белдергән иде. Ул шигырь һәм үзе сайлаган рольне укытып, артистлык дәрәҗәбезне бәяләде. Минем укуымны ошатып, рольгә чакырды.

- Роль авыр бирелмәдеме?

- Дөресен генә әйткәндә, репетицияләргә йөрү, тәҗрибәле, оста артистлар белән бер дәрәҗәдә уйнау җиңелләрдән түгел. Җитмәсә миңа төп рольне бирделәр бит. Вил Сәйфуллин әсәре буенча куелган "Әгәр кичерә алсаң..." спектаклендә нәни кызчык - Әлфия ролен башкарырга туры килде. Авыр булса да тырыштым, рольгә кереп киткәч, җиңел ул. Залда утыручыларны күрмисең. Үзең дә сизмәстән, театрга җаның-тәнең белән кереп китәсең. Уйнап бетергәч, тамашачы сине алкышларга күмгәндә моннан да зуррак шатлык юктыр мөгаен.

- Күпме спектакльдә катнашырга өлгердең?

- Ике ел эчендә барлыгы 30 спектакль куярга өлгердек. Соңгысын Казан тамашачысына күрсәттек. XI төбәкара театр коллективлары фестивалендә актерлык осталыгы өчен Мәдәният министрлыгының республика Дипломы белән бүләкләндем. Бу - минем өчен зур бәхет.

- Зур сәхнәдә каушамадыңмы соң?

- Юк. Мин дә алар кебек уйный алачакмын дип тырыштым. Һәм, әйтергә кирәк, йөзләренә кызыллык китермәдем. Спектакльне бит озак әзерлибез, шул арада текстны ятлап бетердем.

- "Әгәр кичерә алсаң..." спектаклен уйнаганда чынлап еладыңмы?

- Театрга шулхәтле кереп киткәч, рольне бирелеп уйнагач, еламый мөмкин түгел.

- Кырын караучылар булмадымы соң?

- Булды. Театр бит инде, ансыз берничек тә булмый. Яшьтәшләрем көнләшеп, премьерага килмәгән иделәр, тик соңыннан үкенгәннәр. Хәзер көнләшүчеләр юк инде, мактап кына торалар. Хәтта туган көннәргә чакыргач та еш кына бу яки теге рольне уйнап күрсәт әле диләр.

- Киләчәктә кем булырга җыенасың?

- Әлбәттә, артист. Казан театр училищесына укырга кереп, артист булып таныласым килә.

- Артист булмасаң, нинди һөнәр сайлар идең?

- Табиб. Кешеләрне дәвалау, аларның елмайган йөзен күрү өчен кулымнан килгәнчә тырышыр идем.

- Уйныйсы килмәгән чакларың буламы?

- Сәхнәгә менеп, тамашачыны сәхнә герое белән яшәтү шундый рәхәт бит. Белмим, кемгә ничектер, һәрвакыт рольне теләп башкарам.

- Автографлар сораучы юкмы?

- Әлегә юк, әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм.

- Нинди рольне уйнар идең?

- Галиәскәр Камалның "Беренче театр"ындагы Биби ролен башкарасым килә.

- Сәхнә тормышы арытамы?

- Юк. Кайвакыт юлда бераз арыта. Роль башкаруны эш дип кабул итмим. Ул - җанга рәхәтлек бирүче, дөресрәге, ял итү, көнкүрештән аерылып тору.

- Театрдан тыш, ниләр белән шөгыльләнәсең?

- Буш вакытта 8 нче мәктәпкә көнчыгыш биюе түгәрәгенә ашыгам. Кышын чаңгыда йөрим, тимераякта шуам, волейбол уйныйм, җәен йөгерү белән мавыгам. Телевизордан караган театр рольләрен, үзем уйлап чыгарган спектакль геройларын көзге каршында уйнап карыйм. Күренекле артистларның рольне ничек башкаруын, интонациясен отып калырга тырышам. Бәйләргә бик яратам.

- Ә укырга вакытың каламы соң?

- Укуын гел яхшы билгеләргә генә укыйм, аңа вакыт җитә. Әле кичләрен әти-әнием һәм абыем белән кино карарга да өлгерәм. Укуга килгәндә, күбрәк рус теле, әдәбиятка өстенлек бирәм.

- Ләйлә, синең өчен бәхет нидә?

-Тамашачы мәхәббәтендә.

- Хыялларың күпме?

- Иң зур хыялым - танылган артист булу. Киләчәктә хыялларымның тормышка ашачагына, һичшиксез, ышанам.

Яраткан шөгыле: крючок белән бәйләү, бию

Яраткан артисты: Г.Камал театры артисты Алсу Гайнуллина

Яраткан җырчысы: Ландыш Нигъмәтҗанова

Яраткан шагыйре: Һади Такташ

Яраткан язучысы: Г.Камал

Яраткан ризыгы: әтисе пешергән өчпочмак белән бәлеш

Кумиры: Мәдинә Сафиуллина

Яраткан спорт төре: чаңгыда йөрү,

тимераякта шуу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X