Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Дустыма

Авылда яши дустым, Акбай аның исеме. Шундый исемне куштым, Исемендә - җисеме. Бик ягымлы маэмаем, Сарыла аягыма; Мине күрсә, Акбаем Карамый як-ягына. Дустым миңа тугры бик, Калмый минем артымнан. Чын дусны әйтәләр бит, Кадерле дип, алтыннан. Эт эчәгесе тамыры Үсеп чыга тирәннән. Акбаем кебек тугры, Дусларым бар тирәмдә. Дуслар белән...

Авылда яши дустым,

Акбай аның исеме.

Шундый исемне куштым,

Исемендә - җисеме.

Бик ягымлы маэмаем,

Сарыла аягыма;

Мине күрсә, Акбаем

Карамый як-ягына.

Дустым миңа тугры бик,

Калмый минем артымнан.

Чын дусны әйтәләр бит,

Кадерле дип, алтыннан.

Эт эчәгесе тамыры

Үсеп чыга тирәннән.

Акбаем кебек тугры,

Дусларым бар тирәмдә.

Дуслар белән арага,

Эт эчәге сармасын.

Ни әйткәнең абайла,

Хәтерләре калмасын.

Эт эчәге тырыша,

Бөтен җирне капларга,

Кыенда дус булыша,

Кирәк дусны сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X