Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңайлы һәм куркынычсыз такси

Таксилар мәсьәләсендә җитди үзгәрешләр буласы хакындагы сүзләр ел башыннан ук йөри. Нәтиҗәдә, 10 октябрьдә Татарстанда бу тармакны җайга салган закон кабул ителде. 8 декабрьдән исә республикада такси эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазьләре бирелә башлады. Таксистларның шикләрен таратырга тырышып, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Моның өчен бер...

Таксилар мәсьәләсендә җитди үзгәрешләр буласы хакындагы сүзләр ел башыннан ук йөри. Нәтиҗәдә, 10 октябрьдә Татарстанда бу тармакны җайга салган закон кабул ителде. 8 декабрьдән исә республикада такси эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазьләре бирелә башлады.


Таксистларның шикләрен таратырга тырышып, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Моның өчен бер тиен дә түлисе булмый. Әлеге хезмәт бушлай башкарыла", - дип ассызыклады Министрлар Кабинетында узган брифингта. Рөхсәт кәгазе алыр өчен, машинаның синеке булуын дәлилләүче документ һәм паспорт белән, гаризаларны кабул итә торган үзәкләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Лениногорскида такси эшчәнлеге белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетына - Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт адресы буенча 102 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кабул итү сәгатьләре: эш көннәрендә көндезге 8дән 12.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-00-99

Әлеге документны теләсә кемгә бирмәячәкләр анысы. Йөртүче ким дигәндә өч ай дәвамында такси эшчәнлеге белән шөгыльләнергә һәм руль артында биш ел тәҗрибәсе булырга тиеш. Әлеге гозергә колак салмаучыларны яңа елдан штраф белән акылга утыртырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев