Заман сулышы

12 июль 2012 яңалыклары

  • 12 июль 2012 - 11:10
    Илүсә НӘБИУЛЛИНА: «Әдәбиятны үстерү һәм телне саклау – төп бурычыбыз»
    Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә халык язучысы Гариф Ахунов һәм Әдип ага Маликов нигез салган. Төрле елларда аны Гариф Ахунов, Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин, язучы Әхәт Гаффар, фронтовик язучы Әдип Маликов, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин, шагыйрь Нур Әхмәди, язучы Зөфәр Дәүләтов, драматург Данил Салихов җитәкли. 2010 елның декабрь...
    760
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 11:02
    Фатирын наркопритон ясаган
    Лениногорск шәһәре суды тарафыннан 49 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе, 1 нче кисәге буенча наркопритон тотуда гаепләнә. Әлеге гражданин даими рәвештә үз фатирын наркотикка бәйле кешеләргә биреп торган. Ә наркоманнар фатирда "опиум" әзерләп кулланган. Хуҗага фатир өчен спирт яки исерткеч эчемлекләр белән түләгәннәр....
    405
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:59
    “Сәпидле” юлчылар
    Бу көннәрдә шәһәребез урамнарында әфлисун төсендәге футболка кигән, кулларына флаг тотып, сәпидкә атланган балалар һәм студентларны күреп аптыраучылар булгандыр. Һич гаҗәпләнәсе түгел. Бу - "Наркотикларсыз Татарстан" девизы белән узучы веломарафон. 12 велосипедлы юлчыдан торган веломарафон дүртенче тапкыр юлда, ә безнең шәһәр аша ул әле беренче тапкыр гына үтә. Әфлисун төсе...
    400
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:45
    Граффити: матурлыкмы, тәртипсезлекме?
    - Шәһәрне күзәткәннән соң - Урамнан барганда стеналары буяуга, төрле язуга баткан йортларны күрергә була. Баллонлы буяу белән ясалган әлеге "стена шедеврлары" - граффити дип атала. Ул сәнгатьнең бер төре икән, беләсегез килсә. Граффитига XX гасырның 60 нчы елларында Манхеттенда яшәгән Деметриос исемле үсмер грек нигез салган. Ул стенага үзенең...
    399
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:40
    Ак әби белән ак бабай
    Райондагы иң яшь авылларның берсе - безнең Зеленая Роща. Быел октябрь аенда тантаналы рәвештә аның 65 еллыгын үткәрергә әзерләнәбез. Авыл, исеменә күрә җисеме кебек, көннән-көн зурая, матурая һәм яшәрә. Минем бу язмам да шушы авылның бик матур, гади генә бер гаиләсе турында. Ак әби белән ак бабай дип әйтсәм дә,...
    547
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:35
    Юллар такыр
    Юл эшләренең иң кызган чоры июль аена туры килә. Шәһәр кварталларында, урамнарда, районның кайбер авылларында әлеге эшләр дәвам итә. "Капиталь төзелеш идарәсе" начальнигы Рөстәм Кәбиров сүзләренчә, юл төзелеше буенча тендерны ике оешма үткән. Беренчесе - Яр Чаллы шәһәренең "Спецтехстрой", икенчесе - үзебезнең "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте. Чаллылар плитә түшәү эше...
    380
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:32
    Берәү җыя, икәү чүпли
    Шәһәр мэры карары нигезендә, һәр атнаның сишәмбесе шәһәр һәм районда санитар көн үткәрелә. Ул көнне коммуналь хезмәтләр һәм оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияне, кибет, халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр үз ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш. Бу атнаның сишәмбесендә әлеге карарның үтәлүен күзәтү өчен, шәһәрнең бер ягы буйлап, рейдка чыгып киттек. Шәһәрнең халык...
    370
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:29
    Яңа аттракционнар
    Шәһәрдәге Урман паркы территориясенә яңа аттракционнар кайтартылды. Хәзерге вакытта өч данә карусельне кую-урнаштыру эшләре бара. Шулай ук бию мәйданчыгын да эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Халык ясаган-төзегән әйберләрне ватмыйча, сакчыл гына куллансын иде. Сүз уңаеннан, биредә видеокүзәтү дә урнаштырылган.
    372
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:22
    Яртыеллык нәтиҗәләр
    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре быелның беренче яртыеллыгында мөгезле эре терлек санын 13 мең 638 башка кадәр җиткергән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 376 башка күбрәк. Барлык терлекнең 4 мең 197се - савым сыерлары. Район буенча 6 ай дәвамында бер сыердан уртача 2 мең 122 килограмм сөт савып алынган, узган...
    477
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:21
    Әбиләрне Президент котлады
    Муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан авылда яшәүче ике кешегә Россия Президентының котлауларын җиткерде. Әлеге юбилярларның берсе - Зәй-Каратайда яшәүче Һаҗәр Шиһапова. Ул озак еллар авылда фельдшер-акушерлык пунктында эшләгән, хезмәт һәм тыл ветераны. Икенчесе - Шөгердән Галләм Хәбибуллина, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.
    387
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:18
    Кеше кайгысына битараф булмыйк
    Краснодар краенда су басу белән бәйле хәлләр, бөтен ил халкын тетрәндерде. Без телевизордан күреп һәм ишетеп кенә дә анда яшәүчеләр өчен борчылабыз, кайгырабыз, ә үз башыннан кичергәннәр өчен бу зур кайгы, югалту. 170тән артык кеше һәлак була, күпме кеше йорт-җирсез кала. Әлбәттә, аларга хәзерге вакытта ярдәм кулы сузу бик кирәкле...
    576
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:14
    Тотрыклы үсеш юнәлешендә
    "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2012 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко, җәмгыятьнең профком рәисе Гомәр Яруллин, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сервис компаниясе, контроль итүче оешма вәкилләре катнашты. Идарә...
    514
    0
    0
Реклама