Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кеше кайгысына битараф булмыйк

Краснодар краенда су басу белән бәйле хәлләр, бөтен ил халкын тетрәндерде. Без телевизордан күреп һәм ишетеп кенә дә анда яшәүчеләр өчен борчылабыз, кайгырабыз, ә үз башыннан кичергәннәр өчен бу зур кайгы, югалту. 170тән артык кеше һәлак була, күпме кеше йорт-җирсез кала. Әлбәттә, аларга хәзерге вакытта ярдәм кулы сузу бик кирәкле...

Краснодар краенда су басу белән бәйле хәлләр, бөтен ил халкын тетрәндерде. Без телевизордан күреп һәм ишетеп кенә дә анда яшәүчеләр өчен борчылабыз, кайгырабыз, ә үз башыннан кичергәннәр өчен бу зур кайгы, югалту. 170тән артык кеше һәлак була, күпме кеше йорт-җирсез кала. Әлбәттә, аларга хәзерге вакытта ярдәм кулы сузу бик кирәкле эш.

Шушы уңайдан хакимияттә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Анда кече бизнес вәкилләре катнашты. Татарстан Министрлар Кабинеты Краснодар краенда зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм һәм хәйрия акчасы җыю хакында карар кабул иткән. Монда физик һәм юридик затлар катнаша ала. Халыктан су, ярма, токмач, консерв банкалары кебек бозылмый торган азык-төлек, урын-җир кирәк-ярагы, кер юу, шәхси гигиена әйберләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба җыялар. Барлык әйберләр дә яңа булырга тиеш.
Гуманитар ярдәм җыю урыны итеп, шәһәрдәге политехник колледж билгеләнде. Адресы: Кошевой урамы, 15 нче йорт. (сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр кабул ителә). Белешмәләр өчен телефон: 2-21-34.
Акчалата да булышырга мөмкин. Алар «Лениногорск» фонды счетында тупланып, зыян күрүчеләргә җибәреләчәк.
Реквизитлары:
ИНН 1649035262
КПП 164901001
БИК 049205805
к/сч 30101810000000000805, в ОАО «Ак Барс» БАНК
р/сч 40703810117020000050
назначение платежа «Крымск»
Ярдәм муниципаль районның барлык «Саклык банкы» кассаларында кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдђм

2
X